Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Кояш- яктырта, әниләр- җылыта”

Хатын-кыз, әни... Бу сүзләрдән  матурлык, наз, җылылык бөркелә. Юкка гына әниләрне кояшка тиңләмиләр. Әниләр янында  тыныч, рәхәт. Әниләр бәйрәменә багышлап оештырылган күргәзмә-күзәтүгә куелган китап һәм журналларда  хатын-кызның күркәм сыйфатларын чагылдырган әсәрләрне алдым. Бу әсәрләрдән өзекләр укыдык, авторлары һәм эчтәлекләре буенча әңгәмә оештырдык.