Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Кызарган алмалар"

Быел март аенда күренекле балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабировага 75 яшь тулды. Шул уңайдан укучы балалар белән язучының "Кызарган алмалар" китабы буенча әңгәмә үтте. Ләлә Сабированың әлеге китабында тупланган хикәяләре кызыклы, гади һәм тәрбияви мизгелләргә бай булуы белән үзенә җәлеп итә.