Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Блокаданы кичергән авылдашлар"

28 гыйнвар Үчәлле авылы китапханәсендә "Блокаданы кичергән авылдашлар" дип исемләнгән күргәзәмә-әңгәмә узды. Әдәби чарада китапсөючеләребез блокада вакытында авыр көннәрне Ленинградта кичергән Үчәлле авылы кызы Заһидуллина Бәдәр апа һәм шәһәрне блокададан азат итүдә катнашкан Үчәлле егете Шәмсиев Габдулла абый турындагы мәгълүмат белән таныштылар.