Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Мин бәйрәмнәр яратам"

Үчәлле авылы китапханәсендә драматург, балалар шагыйре Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан "Мин бәйрәмнәр яратам" дип исемләнгән әдәби чара узды. Балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, төрле елларда басылып чыккан китаплары белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар.