#Страницыисториикомсомоларайона

Үчәлле авылында 1919 елда беренче булып комсомол сафларына керүче кеше Бикташов Карам булган.Ул авылда комсомол оешмасы белән җитәкчелек иткән, беренче булып партия сафларына кергән. Шулай ук беренче укытучы да булган.1928-1930 елларда яшьләр комсомолга күмәк рәвештә керә башлыйлар. Мәсәлән: Нигматуллина Мөхәссәнә, Харисова Мәндүрә, Заһидуллин Зайдулла,һ.б. Еллар дәверендә комсомоллар һәр эштә дә башлап йөрүчеләр, активистлар булганнар. Иген кырларында, ындыр табагында, фермаларда тырышып эшләгәннәр, сынатмаганнар.Югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.Күңелле итеп ял итәргә, үзэшчән сәнгатьтә катнашырга, китапханәләрдә матур әдәбият әсәрләре белән танышырга да, агитбригадалар белән чыгыш ясарга да өлгергәннәр.