#годнаукиитехнологий

Фән һәм технологияләр елына багышлап, Югары Стәрле китапханәсендә "Олуг галим, зыялы зат" дип исемләнгән кичә узды. Чарада Түбән Стәрледә туып үскән профессор, химия фәннәре докторы, ТРның атказанган химигы Гарипов Руслан Мирсәет улының эшчәнлеге белән таныштык. Гарипов Руслан - хезмәт юлын ассистенттан башлап кафедра мөдире дәрәҗәсенә җиткән, 40елдан артык гомерен фәнгә багышлаган авылдашыбыз.Чит илләрдәге химия фәне белән бәйле вузларда үз тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан Америка, Англия, Италия, Германия, Төркия, Малайзия университетларында даими стажировкалар, 366 фәнни мәкалә, 22 патент, 2 монография, 6 уку әсбаплыгы - әлеге хезмәтләр профессорның тынгысыз эшчәнлек нәтиҗәсе. Чарага профессорның бертуган сеңлесе Илсөяр Мирсәет кызы да чакырулы иде. Ул абыйсының бала вакыттан укуга омтылуы, мәктәптә "5" билгеләренә генә укуы, институтны кызыл диплом белән тәмамлавы, барлык фәннәрдән хәбәрдар булуы, максатчан, шул ук вакытта бик гадел, артык тыйнак булуы турында сөйләде.