#75летВеликойПобеде

2 сентябрьдә кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш-Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Миллионнарча халык фронтларда һәм тылда бер йодрык булып,Җиңү көнен якынайту өчен тырышкан! Шулар арасында Үчәлле җирлегенә караган Якты-Күл авылының яу кырында һәлак булган 20 ир-егете дә бар! 2 сентябрьдә Якты-Күл клубында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышланган мемориаль стенд ачылды.