Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#ХалыкларДуслыгыТатарстанБайлыгы

 

 Балкып яшә Татарстан!

Саумы,туган җирем!

Саумы,Казан,гүзәл башкала!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта

Дуслык җыры белән башлана!

Татарстан!

Нинди горур исем!

Яңгырыйсың матур җыр кебек!

Дөнья мәйданында даннар яулап,

Мәңге яшә шаулап,гөр килеп!

Татарстан!

Туган җирем минем!

Бәхет-шатлыкларның ал таңы!

Ай-кояштай сүнми,балкып яшә,

Халкыбызның данлы Ватаны!

Хәнәфи Бәдигый