#Тарихтагыбезнеңэзләр#Маяк90

Җиһаншина (Хафизова) Габидә Сәет кызы 1946 елның 1 августында Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач 8-9 сыйныфларны Азнакай беренче мәктәбендә дәвам итә. 10нчы сыйныфны Югары Стәрле урта мәктәбендә тәмамлый. Хезмәт юлын 1963 елда Бөгелмә районы Татар Димскәе мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлый. 1965 елда Азнакайга,"Маяк" газетасы редакциясенә корректор булып эшкә кайта. Шушы коллективта 40 ел эшләп лаеклы ялга китә. 1970 елда В.И.Лениның 100 ел тулуы уңаеннан "Фидикарь хезмәт өчен" медаленә лаек була. "Хезмәт ветераны" медале,күп мәртәбәләр ВЛКСМ һәм КПСС өлкә комитетларының,Мәдәният министрлыгының,район һәм шәһәр комитетының,редакциянең Почет грамоталары,Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яши.