#БиблиотекиАзнакаево

Учәлле авылында ике мәчет булган.Совет власте елларында авыл уртасында мәчетнең манарасын кисеп,клуб итеп үзгәртәләр.Азнакайдан килгән 25 меңче Саитов, яңа оешкан кызыл почмакка 10 китап бүләк итә.Бу китаплар арасында Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" пьесасы булып,шул пьесаны авыл яшьләре сәхнәгә куялар. Билет саткан акчага китаплар сатып алып,авылда китапханә булдырыла.Сугыштан соң клуб төзелә,һәм китапханәгә шул бинадан урын бирелә. Беренче китапханәче булып Гафиятуллин Зәйдулла эшли.Соңрак Афлятунов Сәгадәт, Шәриф абыйлар эшли. 1954 елның 1 августыннан китапханәгә Закирова Римза Салих кызы эшкә килә. Ул 30 елдан артык гомерен китапханә эшенә багышлый. 2007елның 20нче августыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән китапханәгә Закирова Римза Салих кызы исеме бирелде. 1977елдан китапханә Азнакай үзәкләштерелгән китапханәләр берлегенең №28 филиалы дип йөртелә. 1992 елның китапханәдә Гафиятуллина Ландыш ,1995 елдан Шәйхетдинова Ирина, 1996 елдан Гатауллина Гүзәл, 1998 елдан Юлтимиров Энгель хезмәт күрсәтә. 2002-2012 елларда китапханәдә Ибрагимова Гөлзилә, 2012-2013 елларда Ибрагимова Люзия эшләде. 2013 елның сентябреннән мин-Ибрагимова Миннезилә эшлим. Китапханә фондында 9800 китап бар. Китапханәгә 2 компьютер урнаштырылган,алар интернет челтәренә тоташтырылган. Укучыларга интернеттан файдалану өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.