Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

Без бит сугыш чоры балалары,бәхетебезне сугыш урлады...

 Учәлле авыл музеенда сугыш чоры балалары өчен «Без бит сугыш чоры балалары, бәхетебезне сугыш урлады...» исеме белән кичә уздырылды.Кичә барышында  «Тылда - фронттагы кебек үк!» бүлегенә күзәтү ясалды, сугыш чоры балалары истәлекләре тупламасы белән таныштырылды. Кичәгә укучы балалар чыгышы аерым бер ямь өстәде. Алар әбиләрне,апаларны котлап шигырьләр сөйләде, ә инде  өлкәннәр  яшьлек җырлары аша хәтирәләрен яңартты.