Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

#Батырлыгыкайттыҗырбулып

Муса Җәлил ул – халыкның милли горурлыгы. Аның шигырьләре, «Моабит дәфтәрләре»ндә тупланган җан авазлары, безне Ватанга, туган халкына мәхәббәт, көрәш рухы, батырлык сыйфатлары белән сугара. Шагыйрьнең тормыш юлы – ул бөек батырлык, гаҗәеп зирәклек һәм тирән фәлсәфи уйланулар үрнәге. Муса Җәлилнең иҗат мирасы – ул халыкның рухи байлыгы. «Моабит дәфтәрләре» – ул фашист тоткынлыгында яшәгән шагыйрьнең җан газаплары, аның эчке дөньясының иң тирән серләре. Бу әсәр – кешелек тарихында үлемсезлек яулаган каһарманлык гимны.