Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Елап килдем, көлеп китеп барам..."

Илдус ага Гыйләҗев- татар әдәбиятында үз урынын алган олпат язучыларыбызның берсе. Аның әсәрләре татар халкының, авыл кешеләренең тормышын, рухи дөньясын чагылдыра. Китапханәдә яраткан шагыйребез, авылыбыз турындагы китапны чыгаруда зур хезмәтен куйган Илдус ага Гыйләҗевка багышланган әдәби сәгать узды. Шагыйрьнең кыскача тормыш юлы бәян ителде, истәлекләр барланды, укучылар тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре укылды. Махсус кунагыбыз- Резеда Илдус кызының чыгышы укучыларны битараф калдырмагандыр. Ул татар язмышы, туган телебез- татар теленең нинди зур әһәмияткә ия булуын, аны саклау үзебездән торганын бик матур дәлилләп күрсәтте, балаларга тормышта үз урыннарын табуны теләде. Илдус аганың үзе исән чагында төшерелгән видеоязмасы, Резеда ханымның оныгының чыгышлары укучыларыбыз күңеленә тирәнтен үтеп керде. Илдус агабызның һәрбер китабы- безнең өчен өстәл китабы итеп тотырлык кыйммәтле мирасы, аның иҗат җимешләре халык күңелендә мәңге яшәр.