"Без бит авыл кызлары"

15 октябрь — Халыкара авыл хатын-кызлары көне. Аны авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар билгеләп үтә. Авыл тормышының нинди ягын алсаң да, сез бөтен җирдә хатын-кызлар таба аласыз. Алар «хатын – кызлар» өлкәсендә генә түгел, ә җитештерүнең төп тармакларында - терлекчелек һәм игенчелек өлкәләрендә дә эшлиләр. Шул уңайдан 18 октябрь көнне клуб белән берлектә "Без бит авыл кызлары" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәгә авыл хуҗалыгының җитештерү сәнәгатендә хезмәт куйган апаларыбыз чакырулы иде. Апалар яратып үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт, эш вакытында булган күңелле һәм моңсу вакыйгаларны искә төшерделәр, алып килгән күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчтеләр, җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар.