Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Гөлбакчада кунакта"

Бүген авылыбызның уңган бакчачысы Хәбибуллина Рәйсә апалар ихатасына кунакка бардык. Рәйсә апа кыштан ук яшелчә һәм чәчәк рассадаларын утыртып, искиткеч бакча үстерә. Балалар бакчадагы сый- нигъмәтләр белән сыйландылар, кунакчыл апа күчтәнәчләр бирергә дә онытмады.