"Гасырлар узса да даны тутыкмас җиңү"


Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап авылыбыз һәйкәл янында тарих битләрен барлап, зурлап митинг уздырдык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны, махсус хәрби операциядә башларын салган егетләребезне искә алып, алар хөрмәтенә чәчәкләр салдык. Һәйкәл янында учакта солдат боткасы пешереп, чарада катнашкан барлык кешеләрне ботка белән сыйладык, тәмле чәйләр эчердек.