Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Якташ язучыларыбыз"

Туган як! Туган җир! Туган төбәк! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар турында  әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә ярдәм итә. Районыбыз язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. Якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына күзәтү ясадык.