Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Әдәп төбе-матур гадәт"

 Бүгенге көндә балаларда миһербанлылык, өлкәннәрне хөрмәт итә белү кебек күркәм сыйфатлар, кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия.Шушы максаттан, балалар белән "Әдәп төбе-матур гадәт" дигән әңгәмә үткәрдек. Әлеге чара балаларда кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләүгә багышланды. Бу күнекмәләрне балалар үзләре аңлавында уйнап та күрсәттеләр.