#авылыбызныңкүренеклешәхесләре


Авылыбызда тырыш, булган, уңган халык яши. Кайсы гына гаиләне алсаң да- кулга тотып күрсәтер эше, уңышы күзгә ярылып ята. Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән 1995 елның мартыннан 2004 елның февраленә кадәр Урманай җирле үзидарә Советы рәисе булып эшләгән Мәрданшин Илзир Әмирша улының туган җире, гаиләсе турында сөйләштек, башкарган барлык эшләрен барлап чыктык. "Бай тарихлы Урманай" китабын чыгарган вакыттагы саллы хезмәтен яктырттык.