“Туган илнең үзе кебек, туган тел дә була бер генә”



Госман Садәнең тууына 75 ел тулу уңаеннан китапханәдә“Туган илнең үзе кебек, туган тел дә була бер генә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреГосман Садәнең биографиясе белән танышып, аның тормыш юлын барлап чыктык. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы — болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Соңыннан шагыйрьнең шигырьләрен укыдык. Киләчәк буынга булган васыяте дә бик үзенчәлекле шагыйрьнең: “Бөтен белем- китапта. Яшь дусларым, сезгә дә китаплар укырга киңәш итәр идем. Гомер буе китап белән дус булыгыз!”. Шулай ук Халыкара туган тел көненә китап күргәзмәсе дә төзелгән иде, укучылар бик теләп андагы китаплар белән дә таныштылар.