"2023 елда эшчәнлек"



Урманай авыл җирлегенең 2023 елга йомгак ясау отчет җыелышы узды. Монда барлык оешмаларның- мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер- акушерлык пунктлары, Мәдәният йорты, китапханәнең ел буена эшләнгән эшләре яктыртылды. Район вәкиле Роза Алмаз кызы белән берлектә оешмалардан җаваплы җитәкчеләр катнашты. Халык үзен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап тапты.