"Бүген Пионерның туган көне"
Саумы , минем үткәннәрем ,
Пионер булган чаклар.
Костёр ягып , җырлар җырлап ,
Узган ул балачаклар.
Матур хатирәләр калган ,
Галстук таккан көннән.
Сагынып искә алалар
Сорама гына кемнән.
Дәртле җырлар җырладык без
Туган илне яратып...
Ләкин шул ил харап итте
Пионерны таратып.
Тора - тора гаҗәпләнәм -
Тигән нинди зыяны???
Кадерләргә өйрәтте ул
Безгә илне , Ватанны.
Без һәрвакыт әзер идек
Үтәргә ил кушканны.
Ике йөзле , ялагайны
Яратмады куштанны...
И , минем үткәннәрем дә ,
Пионер булган чаклар.
Кызыл галстуклы чагын
Һәркем күңелдә саклар.
Гүзәлия Исламова.