"Тукай кайта җиргә язларда"

Җирдә яз, яз исе, яз төсе. Матур теләкләр, күркәм гамәлләр белән килсен яз. Кояшның нурлары җирне җылыткан вакытта сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган. Язгы сулар тавышы белән күңелләребезгә Тукай килеп керә. Габдулла Тукайның гомере кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торды. Ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдырды. Һәр көн, һәр мәдәни аталган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә, Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгән кадәрле Тукай яшәячәк.
Тукай исән! Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрь тынгы бирмичә.
Сәнгатебез күкләрендә-
Кояшыбыз, аебыз,
Бар Җиһанга күренерлек
Кадерле Тукаебыз!
Шигырь бәйрәме " Тукай кайта җиргә язларда".