"Коррупциягә каршы көрәшәбез"


Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе. Бүген аңа каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли. Без - китапханәчеләр, үз чиратыбызда, укучыларда әлеге "чиргә" карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатларында төрле чаралар оештырабыз. “Без коррупциягә каршы!” дип исемләнгән телдән журнал балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйли. Соңыннан балалар үзләренең рәсемнәрен дә ясадылар.