"Әкияти табигать дөньясы"

4 февральдә рус язучысы Михаил Михайлович Пришвинның тууына 150 ел тулды. Язучы рус табигате, туган җир һәм аның кешеләре турында бик күп күренекле әсәрләр иҗат иткән. Пришвин китаплары төрле яшьтәге укучылар өчен: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп балалары, яшьләр һәм өлкән буын укучылары өчен билгеләнгән. “Әкияти табигать дөньясы” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә балалар язучының тормыш юлы белән таныштылар, әсәрләре буйлап сәяхәт иттеләр. Әсәрләр буенча эшләнгән кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар.