Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Горький- балаларга"

Максим Горький (1868–1936)– күренекле рус язучысы һәм драматургы 1868 елның 16(28) мартында Түбән  Новгород шәһәрендә гади  столяр гаиләсендә туа. Максим Горькийның чын исеме – Алексей Максимович Пешков. Әти- әниләре иртә үлеп китә, малай әби-бабасы белән яши. Әдәбиятта әйдәп баручысы әбисе була. Аның турында ул бик кыска, ләкин тирән хөрмәт белән сугарылган сүзләр язып калдыра. Язучы балаларны бик ярата һәм алар белән дустанә мөнәсәбәттә була. Максим Горькийның тормыш юлын кабат хәтергә төшереп, аның матур күңелле хикәяләрен кычкырып укыдык.