"Җир улы"

Бүген китапханәдә олуг шагыйребез Илдус ага Гыйләҗевны искә алу максатыннан оештырылган " Җир улы" дип исемләнгән чара узды. Бу чарада шагыйрьнең кызы- үзешчән композитор Резеда Гыйләҗева, Наҗәт Мәсгут улы, Марсель ага Гарипов, авылыбыз тарихын язуда саллы хезмәт куйган хөрмәтле өлкәннәребез, югары сыйныф укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Авылыбыз тарихы турында китап язган чорда Илдус аганың соңгы көннәре безнең арада, безнең белән узды, китапханәбез аның соңгы эш кабинеты булды... Җылы хисләр белән яраткан шагыйребезне сагынып искә алдык, укучылар тарафыннан аның шигырьләре яңгырады. Соңыннан чәй табыны янында хатирәләрне яңарттык. Зурлап килгән һәммә кешегә дә зур рәхмәтләремне җиткереп калам!