Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Туган тел дигән күңел кыңгыравы"

ЮНЕСКО тарафыннан  21 нче февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Кичәгә килгән башлангыч сыйныф укучылары белән ике команда арасында “Тел бәйгесе” уздырдык. Татар халык мәкальләре, табышмакларына нигезләнеп төзелгән бәйге бик җанлы узды.