Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Яшәү өчен көрәш"

1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде. Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды. Балаларга Сталинград сугышының ничек башлануы, сугыш геройлары, балаларның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары һәм бөтен халыкның Сталинград сугышында батырлыгы турында сөйләүче видеофильм карадык. Ил тынычлыгы, дөнья иминлеге, якты киләчәк өчен көрәшүчеләр хакында онытмау – безнең бурычыбыз.