Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Китап докторында кунакта"

“Китапларга икенче гомер бүләк итик!” дигән девиз кысаларында балалар белән тузган китапларны ремонтлау даими бер акциягә әверелде. Балаларга ничек китапларның гомерен озайту турында аңлатып, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан бу эшне системалы рәвештә алып барабыз.