Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

“Бердәмлектә безнең көч”

Төрле милләт халкы булсак та без

Илебезгә телик тынычлык.

Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул,

Яшик, дуслар, күрми кыенлык.

Диннәр төрле, ләкин теләкләр бер,

Без тынычлык кына телибез.

Һәр туар таң бәхет алып килсен,

Чәчәк атсын туган илебез. (Р. ФӘТТАХОВА)

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан “Бердәмлектә безнең көч” дип исемләнгән танып- белү сәгате уздырдык. Илебез тарихына кабат күз йөртеп, викторина сорауларына җавап бирдек.