Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Закон һәм хокуклар дөньясында"

Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел, һәм бу – тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, тәмәке төтененнән, аракыдан эзлиләр, ә бу исә төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, безнең алга төрле социаль-актив позицияле,  тискәре күренешләргә: «Юк!» – дип кистереп әйтә белүче, үтемле сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга тиеш. Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру. Укучыларга нормаль үсеш өчен шартлар тудыру, төрле яшьләрдә килеп чыга торган кризислы ситуацияләрне вакытында күреп алу һәм педагогик-психологик дөрес чаралар күрү башлангыч профилактика уздыруның нигезе булып тора.