"Бу афәтне онытырга мөмкин түгел"


2004 елда Белем көненә багышланган тантана вакытында террорчылар, Беслан мәктәбен тоткынлыкка алып, 1116 кешене өч көн буе ябып тотты. Теракт вакытында 314 кеше, шул исәптән 186 бала үлә, 783 кеше тән җәрәхәтләре ала. Бу вакыйгалардан соң инде уналты ел вакыт үткән. Яңа уку елы җиттеме, шушы коточкыч җинаятьне искә алабыз. Хәер, бу хакта онытканыбыз да юк. Быел 3 сентябрь көнне “Бу афәтне онытырга мөмкин түгел” дигән искә алу сәгате уздырылды.