"Җилфердә, байрагым!"

1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Өч төсле флагның законлы "атасы" итеп Петр I танылды. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән. Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Россия флагы төсләрен "Орел"ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән сүз дә бар. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт. Балалар өчен танып- белү сәгате уздырдык, балалар кроссворд чиштеләр.