"Без бәхетле шат балалар"



Клуб яны лагере тәмамлану уңаенннан балалар белән Кече Сабантуй уздырдык. Монда җитезлек буенча да, зирәклек, өлгерлек, нинди вакыйгалар алдында да югалып калмау буенча уеннар һәм сынаулар бик күп булды. Безнең балалар барлык сынауларны да җиңеп чыгып, үзләренә призлар алдылар, тәмле чәй өстәле артында киләсе елда булачак лагерьда ниләр эшләячәкне планлаштырдылар.