"Кече Сабантуй"



Балачак –иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачак иле шаулап-гөрләп тора. Алдагы җәйге ял көннәрендә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш нуры иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын дип, балалар белән Кече Сабантуй уздырдык.