Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Тукай яши күңелләрдә"

Сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Быел да бергәләп, Тукай  абыебызның туган көнен билгеләп үттек, шигырьләрен кабат хәтердә яңарттык, тормыш  юлын һәм китапларын кабат барладык.