#8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу төшенчәләрне сатып алып булмый. Алар - югалтырга ярамый торган кыйммәтләр. Кеше тормышында гаиләдән дә мөһимрәк бернәрсә юк. Һәр гаиләне әлеге күркәм бәйрәм белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез! Гаиләләрегезгә тигезлек, тынычлык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Өйләрегездә һәрвакыт үзара аңлашу, иминлек хөкем сөрсен. Гаиләләрегез нык, бердәм булсын!