Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

" Галәм киңлекләрендә"

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты. Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда “Восток-2” кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында “Восток-3”тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга, шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә 1963 елның июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый. Китапханәдә “Галәм киңлекләрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды.