Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

“Сәламәтлек-зур байлык”

Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. Олылар “ Сәламәтлегегезне саклагыз”,- дип юкка гына әйтми шул. Бүген без компьютер, телефон артында күп вакытыбызны үткәрәбез. Эшнең дә күбесен техникага ышанып тапшырдык. Шуңа да аз хәрәкәтләнәбез. Ә хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән борынгылар. Физик күнегүләр сәламәтлек өчен дә бик мөһим. Шунлыктан балалар белән Сәламәтлек көнендә физик күнегүләр һәм уеннар уйнадык.