"Әдәпле бул, әхлаклы бул!"

Нәрсә ул әдәп яисә әдәпле булу? Әдәп ул- җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре. Әгәр балаларга кечкенәдән үк әдәп “орлыклары” салынмаса, аларга тормышта үз урыннарын табу авыр булачак. Әдәплелек кагыйдәләрен әти- әни балага бәләкәй чактан ук төшендерә башлый. Һәм шушы әдәп кагыйдәләрен ныгыту максатыннан китапханәдә балалар белән “Әдәпле бул, әхлаклы бул!” дигән әңгәмә узды. Балалар куелган сорауларга җаваплар бирделәр, ә онытылган яки белмәгәннәрен әдәби әсәрләр, мәкаль- әйтемнәр, тылсымлы сүзләр, этикет кагыйдәләре аша аларга җиткерергә тырыштык. Соңыннан белемнәрен ныгыту максатында алар үзара уеннар уйнадылар.