"Җыр дусларны чакыра"


Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шушы бәйрәм һәм узып киткән 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Җыр дусларны чакыра” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырдык. Кичәбездә армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең сәлам хатлары укылды, авылдашларга бәйрәмнәр уңаеннан җырлар тапшырылды. Китапханәдә олуг затлар- хатын- кызларга багышланган “Җиһанның асыл затлары” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.