" Язмышларны телеп үткән әфган җиле"


Мәгълүм булганча, Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башланып, 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. 9 ел барган канкоешта илебездән 13 мең 860 кешенең гомере өзелгән, аларның күбесе - яшь егетләр. Әфган сугышының шомлы җилләре безнең район җирлеген дә читләтеп узмаган, япь-яшь егетләрне таулы-ташлы Әфган җирләренә себереп алып киткән. Авылыбыздан да шактый ир- егетләребез канлы сугыш юлын үткән. Ел саен искә алу көнендә батырларыбызны барлыйбыз, аларның япь- яшь егет көе күргән авырлыкларына сыкрыйбыз. Башлангыч сыйныф укучылары өчен аянычлы сугыш елларын күрсәткән телдән журнал уздырылды, бу вакыйгаларны яктырткан китаплар белән таныштырылды.