Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Моңлы бер җыр"

Февраль ае безгә бөек татар шагыйребез Муса Җәлилне бүләк иткән. Шушы уңайдан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби сәгать уздырдык. Балаларга презентация ярдәмендә Муса абыйларының тормыш юлын ачып бирдек. Аннары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыдык, шулай ук аудиоязмалар  да кулланылды. Муса Җәлил турында җырлаучы балалар хорының аудиоязмасы да балалар күңеленә хуш килде. Шулай ук китап күрәзмәсенең балалар өчен язылган китаплары белән таныштырдык.