"Балалар өчен финанс белеме "



Финанс белемлелеге атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә “Балалар өчен финанс белеме” дип исемләнгән дәрес уздырдым. Финанс белеме нәрсә ул, аны ни өчен яшьтән үк өйрәнергә кирәк, киләчәктә моның әһәмиятен аңлаттым. Аннары узган теманы ныгыту өчен эшлекле уеннар уйнадык, бу уеннарда балалар гаилә керемнәрен тигез итеп чыгымнарга бүләргә, артык калган финансларны саклар өчен банкларга салып булганын да тулаем аңладылар. Соңыннан музей бүлмәсендә борынгы акчалар белән танышу булды.