Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

15 май - Халыкара гаилә көне. Әгәр дә гаиләдә мәхәббәт, татулык, бер-береңә ихтирам, кайгыртучанлык, игътибар булса, әлбәттә гаилә нык була. Гаилә нык булса гына, җәмгыять тә нык һәм тотрыклы була. Безнең язучыларыбыз да гаиләдәге мәхәббәт, тугрылык, бер- береңә ихтирам турында күп язалар. Шуларның берсе- Зифа Кадыйровага тукталып китәсем килә. Зифа Кадырованың тормышы такыр юлдан гына тәгәрәми. Табиплар анда рак авыруы табалар һәм язучы онкология бүлегендә дәвалана. Бәхеткә, дәвалау уңышлы була һәм Зифа терелеп чыга. Беренче китабын 48 яшендә, якыннарыннан качып кына кулдан яза. Әдәбият өлкәсендә уңыш көтеп түгел, ә күңелендәге хисләр ташкыныннан котылырга теләп. Беренче укучысы ире була, ул хуплый, киңәшләрен әйтә. Соңыннан кулъязманы Фәүзия Бәйрәмова укып чыга һәм әсәргә бик зур популярлык юрый. Зифа Кадырова китаплары бүген укучылар арасында көтеп алына, яратып укыла. "Яраларың белән яратырмын" китабы да үзенең укучыларын мавыктыргыч сюжеты белән әсир итә. Зифа ханым һәрчак гаилә, мәхәббәт турында яза һәм шунлыктан аның барлык әсәрләре дә бик популяр.