#Первыйвкосмосе

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше- очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Быел бу вакыйгага 60 ел тулды. Шушы сәбәптән, балалар бакчасының әзерлек группасы балалары белән танып- белү сәгате уздырдык.