Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Күңелемдә язлар яктысы".

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, мәктәп музее җитәкчеләре өчен мәктәптә Илдус ага Гыйләҗевка багышланган “Күңелемдә язлар яктысы” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырдык. “Елап килдем, көлеп китеп барам” дип исемләнгән китап күргзмәсе оештырылды. Илдус аганың барлык гомер юлының мизгелләрен хәтердә яңартып, хатирәләр белән уртаклашкан искиткеч җылы кичә булды. Кызы Резедә Гыйләҗева бу кичәнең төп кунагы иде, үзенең җыры белән чараны бизәде.