Әфган җиле исә, әфган җиле...


Әфган сугышын безнең онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. Тугыз елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны да бихисап.Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала.Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклау, аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен өчен искә алу чараларын үткәреп торыйк. Китапханәдә узган бу искә алу сәгатендә балалар белән шул чорларның хәтирәсендә кайнадык...