#ИлдусГыйләҗев75
Якташ шагыйребез Илдус ага Сабир улы Гыйләҗев безнең өчен бик якын, дәрәҗәле шәхес. Авылыбыз тарихы турында язганда аның кабатланмас киңәшләре, тәкъдимнәре безнең өчен бик мөһим иде... Аны югалткан көнне без ятим калган кебек булдык, гүя атабыз безне ташлап, мәңгелеккә бу дөньядан китте...Аның соңгы эш урыны Урманай авылы китапханәсе булды... Безнең редколлегия әгъзалары тарафыннан ел саен Илдус абыйны искә алу кичәсе уздырырбыз , дигән фикергә килгән идек....Ләкин, кызганычка каршы, дөнья афәте пандемия вакытында, моны үтәү мөмкин булмады.... Ләкин авылдашларым, Илдус абый иҗатына битараф булмаган кешеләр, аның шигырьләрен өйләрендә укый. Бүгенге укыган шигырьләребез яраткан шагыйребез рухына дога булып барып ирешсен, әмин!